Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Миңнеханов: Икътисадны цифрлаштыру өчен кадрлар әзерләү системасын яңадан уйларга кирәк

Татарстан предприятиеләре эшендә digital-технологияләрне куллануны арттырырга, ә республика вузларына цифрлы икътисад трендлары нигезендә белгечләрне укытуны җайлаштырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Пр...

Татарстан предприятиеләре эшендә digital-технологияләрне куллануны арттырырга, ә республика вузларына цифрлы икътисад трендлары нигезендә белгечләрне укытуны җайлаштырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Җитештерүне цифрлаштыру: гамәли карарлар» семинарында белдерде.
Мәсьәлә буенча фикер алышу Чаллы ИТ-паркы мәйданчыгында узды. Аннан алда Миңнехановка станокларны даими мониторинглау системасы булган заманча цифрлы цехның эшен күрсәттеләр. Әлеге эшләнмә Россиянең йөзләрчә предприятиесендә һәм чит илләрдә кулланыла инде.

Әмма цифрлы икътисадны үстерү өчен технологияләр генә түгел, квалификацияле кадрлар да кирәк, диде Татарстан Президенты. Мондый белгечләрне әзерләү булган ысулларны мәгарифтә яңадан карауны һәм укыту программаларын корректировкалауны таләп итә.
«Кыска вакыт эчендә безнең алдынгы югары уку йортлары базасында «Цифрлы икътисад» юнәлеше буенча яңа программалар эшләтеп җибәрелергә тиеш. Төп бурыч — ИТ-белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм аның агымдагы тенденцияләргә туры килүе», - диде Татарстан Президенты.
Предприятиеләрнең үзләренә үк актив рәвештә җитештерү digital-модельләрен кертергә һәм хәзер үк ихтыяҗ аз булган аналогик эш методларыннан китәргә кирәк. Югыйсә, республика икътисады лидерлардан артта калачак.

Ахырда ул республиканың цифрлы киләчәккә ышанычлы адым ясау өчен бөтен мөмкинлекләре барлыгын искәртте. Мондый күчүнең төп шартларыннан берсе - 5G челтәрләреннән файдалану. Һәм алар Иннополиста сынала инде. «Әлеге технологияләрне куллану безнең предприятиеләргә гамәлдәге технологияләрне модернизацияләргә, шулай ук яңа производстволар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен бездә яхшы потенциал бар», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: