Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте
Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакт...
Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк», - дип искәртте Галимова.
Моннан тыш, ТР Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде.
Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы вәкилләре инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә куша. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз, табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий