Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов Татарстанда продукция җитештерү буенча инвестицион проектларны хуплады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы утырышын уздырды. Муниципаль берәмлекләр видеоконференция режимы аша кушылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хе...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы утырышын уздырды. Муниципаль берәмлекләр видеоконференция режимы аша кушылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавируска бәйле вазгыятькә карамастан, Татарстан инвестицияләр һәм яңа проектларны тормышка ашыру буенча эшне дәвам итә.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче ярты еллыгында Россиядә чит ил инвестицияләре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 90 процентка кимегән. Татарстанда агымдагы елның 6 аенда чит ил инвестицияләре 78,8 процентка кимегән. 2020 елның 6 аенда Татарстанда бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга кергән инвестицияләр 12,5 процентка кимегән (2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда»), — диелде докладта.
Талия Миңнуллина «Татарстан инвестицияләре контроле» (КИТ) системасын тәкъдим итте. Аны Татарстанның Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы әзерләгән. Әлегә система тест режимында эшли.
Соңыннан инвестицион проектлар буенча фикер алышу булды. «Казан шәһәренең академик Губкин урамындагы җир асты паркингы булган торак йорт» проекты буенча ООО «КС Казань Специализированный Застройщик» вәкиле төзелеш вакытында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов төзүчегә ярдәм күрсәтү йөкләмәсе бирде.
«Чуен дисклар һәм сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы техникалары өчен башка запас частьләр җитештерү» (ООО «ПКП Металл-техника») проекты да баштарак Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан хупланган иде. Җитештерү базасы «Чистай» индустриаль паркында булачак.
Шулай ук «Ультрапастеризацияләнгән коры сөт һәм сыр продуктларын җитештерү» инвестицион проекты да хупланды. Завод базасы Питрәч районында булачак.
Шулай ук «Балык продукциясен эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзү» (ООО «Фиш») проектын хупладылар. Ул республиканың Буа районында урнашачак.
Утырышта «Транспорт белән идарә итү өчен интеллектуаль телематик карарлар һәм цифрлы система компонентлары җитештерүне оештыру» (ООО «Меттэм Автомобильные Компоненты»), «Суыткыч техника җитештерү буенча завод төзү» «Алабуга махсус-икътисади зонасында урнашачак), «Углестекловолокнодан тукылган күләмле преформнар җитештерү» ООО «СмартСервис») проекты, «Медкластерда блоклы модульле котельня төзү» (ООО «Газпром теплоэнерго Казань») проекты каралды.
Татарстан Президенты сүзләренчә, «Казан шәһәренең Совет районында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү» инвестпроектына ихтыяҗ бар. Проект дәүләт-шәхси партнерлыгы шартларында гамәлгә ашырылачак.
ООО «Ак таш — Инвестстрой» компаниясе «Казан шәһәренең 33нче хәрби шәһәрчеге территориясендә торак йортлар төзү» проектын тәкъдим итте. Ахырда Чаллыдагы «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәге төзү проекты каралды.
Рөстәм Миңнеханов инвесторларга проектлары өчен рәхмәт әйтте һәм җитештерү билгеләнгән вакытта башкарылыр дип өметләнүен белдерде.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: