Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Миңнеханов: Татарстанның төп байлыгы — мәдәният һәм традицияләрнең күптөрлелеге

Татарстан — гасырлар буена шушы җирдә яшәгән халык өчен туган йорт. Республиканың көче төрле милләт, конфессия һәм мәдәният вәкилләренең тату яшәвендә чагыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президент...

Татарстан — гасырлар буена шушы җирдә яшәгән халык өчен туган йорт. Республиканың көче төрле милләт, конфессия һәм мәдәният вәкилләренең тату яшәвендә чагыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең программа мәкаләсендә хәбәр итте.
«Татарстан — уникаль территория, көч урыны. Без елгалар кушылган һәм сәүдә юллары кисешкән җирдә торабыз, без тарихи һәм мәдәни векторлар тоташкан урында яшибез. Без күп халыкның тату яшәве, телләргә, мәдәниятләргә һәм башка гореф-гадәтләргә ихтирамлы булуыбыз белән көчле», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бу күптөрлелеккә карамастан, республиканың татар мәдәниятен саклау мәсьәләсендә аерым миссиясе бар. «Без бөтен дөнья татарларын җәлеп итү үзәге булып калабыз. Мин моңа июльдә басылган аерым мәкаләне багышладым. Әмма Татарстан рус, чуваш, мари, удмурт һәм башка халыклар өчен бер дәрәҗәдәге йорт. Тарихи яктан шулай килеп чыккан, биредә 173 халык вәкиле яши", — дип аңлатты республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калып, төрле халык мәдәниятенең һәм милли үзенчәлегенең көчле яклары ярдәмендә Татарстан Россиянең терәк төбәкләренең берсе булды. «Бу безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм бу безнең уңышлы киләчәгебез өчен бердәнбер юл. Бу безнең идеологиянең иң мөһим өлеше», — диде Татарстан Президенты.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: