Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы үтәлешен тикшерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама янындагы Кызыл Чишмә бистәсендә булды. Ул күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү программасы ничек тормышка ашырылуын карады. Бу хакта республика җ...



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама янындагы Кызыл Чишмә бистәсендә булды. Ул күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү программасы ничек тормышка ашырылуын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.




Рөстәм Миңнеханов Үзәк урамындагы биш йортлы ишегалдын карады. Биш йортта 235 кеше яши. ТР Президентына төзекләндерү эшләренең апрель ахырында, план-схема буенча халык белән фикер алышканнан соң башлануы турында сөйләделәр. Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен үстерү схемасын хуплады.




ТР Президенты эшләрне башкарганда барлык сыйфат стандартларын үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. «Катлаулы вазгыятькә карамастан, без халыкта ихтыяҗ булган барлык программаларны да сакладык. Ишегалларын төзекләндерү - әлегәчә күрелмәгән масштаблы тиңдәшсез проект ул», — диде Рөстәм Миңнеханов.




Ишегалдында булганда җирле халык республика җитәкчелегенә әлеге программаны башлап җибәрүләре өчен рәхмәтен җиткерде.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: