Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнехановка Копенгагенда чүп яндыру заводының ни өчен шәһәр үзәгендә төзелүен сөйләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның тарихи үзәге белән янәшә тау сыман төзелгән Amager Bakke Чүп яндыру заводы эше белән танышты. Республика җитәкчесенә предприятиенең үзенчәлекләре һ...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның тарихи үзәге белән янәшә тау сыман төзелгән Amager Bakke Чүп яндыру заводы эше белән танышты. Республика җитәкчесенә предприятиенең үзенчәлекләре һәм аны төзү урыны сайлау сәбәпләре турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Королевство Дания
Завод тулы егәрлегенә эшли башлагач, елына 560 мең тонна чүп эшкәртә. Бүген ике бертөрле линия эшли, аларның бер сәгатьтә җитештерү егәрлеге 35 мең тонна тәшкил итә. «Чүп яндыру заводы биредә җылыту системасы узганга төзелгән. Каты көнкүреш калдыкларын яндырудан чыккан җылылык челтәрләргә җибәрелә», — дип сөйләде завод вәкиле.
Amager Bakke комплексының 30 мең квадрат метр чамасы түбәсе актив ял итү паркы итеп ясалган.
Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Королевство Дания
Рөстәм Миңнеханов заводны карап чыкты, калдыкларны кабул итү пункты белән танышты, силос башнясын һәм шлаклар саклану урынын карады. Аннары Татарстан делегациясе чүп яндыру, пар турбинасын һәм җылылык алмашу системасын карады.
Татарстан Президенты чүпне яндыруда кулланыла торган технологияләр, гражданнардан һәм сәнәгать предприятиеләреннән китерелә торган калдыклар күләме белән кызыксынды.
 
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: