Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов тагын бер нәни татарстанлының хыялын чынга ашырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Кирилл планшет турын...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Кирилл планшет турында хыялланган, бүген малайга ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы утырышында чыршыга эленгән бер открытканы алып, малайның теләге хакында белде.


Татарстан Президенты моңа кадәр ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков Рөстәм Миңнеханов белән бергә вертолетта очса, 6 яшьлек Денис исә янгын сүндерү частендә булып, автоцистерна руле артына утырып карады һәм бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.


«Татар-информ» агентлыгы быел Татарстанда булдырылган «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путинның да кушылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ул Красная полянаны күрергә хыялланган Ставропольдә яшәүче 10 яшьлек Андрейның теләген чынга ашырды.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: