Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе праймеризында үз тавышын бирәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлаучы сыйфатында «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлаучы сыйфатында «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Республика Президенты праймеризда катнашу буенча Министрлар Кабинеты вәкилләре, район башлыкларының инициативасын хуплады. Тавыш бирүнең әлеге формасы хакимият вәкилләренә чираттагы мәртәбә халык белән очрашу һәм гражданнарны борчый торган мәсьәләләрне кузгату мөмкинлеген бирә. Бу праймериз процедурасында иң мөһиме», - диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, ТР Президенты «Бердәм Россия» партиясе вәкилләренең инициативаларына игътибар юнәлтә. «Партия инициативалары арасыннан республика ишегалларын төзекләндерү идеясе хуплау тапты. Шимбә көнне киңәшмәдә ТР Президенты республика Хөкүмәтенә бишьеллык программа кабул итәргә йөкләмә бирде һәм гражданнарны моңа җәлеп итү кирәклеген әйтте. Алдагы 5 ел эчендә барлык ишегаллары да тәртипкә китереләчәк», - диде ул.
«Бердәм Россия» партиясенең мәгълүмати үзәгендә ачыклык кертүләренчә, бүген шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә күңелләренә хуш килгән кандидатларга үз тавышларын бирергә ниятли.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: