Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов бишлегә генә укыган балаларга «Президент көндәлеге» тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстанда беренче тапкыр узган «Президент көндәлеге» акциясенә йомгак ясалды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә, бишле билгеләренә генә укучыларга ү...

Бүген Казан Кремлендә Татарстанда беренче тапкыр узган «Президент көндәлеге» акциясенә йомгак ясалды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә, бишле билгеләренә генә укучыларга үз имзасын куеп, көндәлекләр тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов бишлегә генә укыган балаларга «Президент көндәлеге» тапшырды
«Проектта Татарстанның меңләгән мәктәп укучысы катнашуы шатландыра. Сезнең бәяләү югары белем дәрәҗәсен генә түгел, ә сезне максатчанлык һәм битараф булмаган кешеләр буларак та күрсәтә. Конкурста җиңү алга таба үсешкә этәргеч булыр һәм укуда гына түгел, ә киләчәк карьерада да ярдәм итәр дип ышанам», – диде укучыларга Рөстәм Миңнеханов.

«Хәзер сезнең кайберләрегез имтиханнар тапшыра, аннан соң булачак һөнәрне сайларга туры киләчәк. Сез бу сынауларны җиңәрсез дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте Президент мәктәп укучыларына. – Сезне югары нәтиҗәләр һәм укуда лаеклы билгеләр белән котлыйм. Сезнең өчен әзерләгән көндәлекләр "5"ле белән генә тулыр дип ышанам».
Ул укучыларның ата-аналарына «барлык башлангычларда да ярдәм иткән өчен», шулай ук педагогларга көндәлек игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда конкурс беренче тапкыр узуга карамастан, ул республика халкы арасында зур кызыксыну уятты, диде «Комсомольская правда» нәшрият йорты АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Чепель.
"Конкурсның беренче көненнән башлап, безнең хезмәткәрләр көн саен 100 шалтырату, анкета, сораулар кабул итте һәм эшкәртте. Катнашучыларның ата-аналары һәм укытучылары сүзләренә караганда, акция балалар өчен көчле этәргеч булды», - диде ул.
Конкурста җиңүгә төп критерий – укучы дүртенче чиректә алган "5"леләр саны. 19 майга кадәр укучыларга электрон көндәлекләр яки кәгазь көндәлек битләренең скриншотын ясарга һәм гариза җибәрергә кирәк иде. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде: 2-4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар. Һәр категориядә унар җиңүче билгеләнде.
Алабуганың 10нчы мәктәбе 6 сыйныф укучысы Рәзилә Әхмәдиева бу конкурста җиңәргә теләвен әйтте. «Рөстәм Нургалиевич, әлеге конкурс өчен рәхмәт сезгә. Сезнең автографны мин бу искиткеч көн турында истәлек буларак саклыйм, ә көндәлеккә үз казанышларымны кертәчәкмен», – диде.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ахырында Рөстәм Миңнеханов акцияне ел саен ясарга тәкъдим итте.

Фото: tatarstan.ru


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: