Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Минтимер Шәймиев: Успение чиркәвен карарага әзерлекле туристлар килсен иде

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Успение чиркәвендә реставрация эшләре барышы белән танышты. Успение чиркәве Зөя утрау-шәһәрчегендә иң зур чиркәү һәм кабатланма...

Минтимер Шәймиев: Успение чиркәвен карарага әзерлекле туристлар килсен иде
Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Успение чиркәвендә реставрация эшләре барышы белән танышты. Успение чиркәве Зөя утрау-шәһәрчегендә иң зур чиркәү һәм кабатланмас тарихи һәйкәл булып тора. Чиркәүнең иң төп үзенчәлеге булып, XVII гасырдагы 1080 квадрат метр мәйданда ясалган фреска рәсем сәнгате (дымлы штукатурка өстенә суга изелгән буяу белән төшерелгән бизәк) циклы тора. Ул - Иван Грозный чорыннан Россиядә сакланып калган дивардагы тулы циклның берсе (икенчесе – Ярославльдәге Спас-Преображенский монастыре чиркәве).
Выездное совещание на объектах острова-града Свияжск. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото: Михаил Фролов
Татарстанның беренче Президенты Зөя утрау-шәһәрчегендә Никольский чиркәвендәге Успение монастыре музеен карады, шулай ук иртәгә бәйрәм буласы Надврат чиркәвендә булды.
Искәртеп үтик, 9 июльдә ЮНЕСКО комитетының 41 нче сессиясендә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение чиркәве ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи мирасы исемлегенә кертелде.
“Биредә башкарылган эш – халкыбызның рухи кыйммәтләрен яңадан кайтару ул. Бирегә ярты миллионлап турист килә. Мәдәният министрлыгы белән Никольский чиркәве базасында туристларны төркемләп кабул итүне эшлибез. Туристлар бирегә килгәнче, аларга Зөя утрау-шәһәрчеге, Успение чиркәве турында сөйлиләр. Шулай без туристлар агымын арттырачакбыз. Ә иң мөһиме – әлеге танылган объектны саклау”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул биредә эшләр тиешле дәрәҗәдә барсын, һәм чиркәүне карарга мәгълүмати яктан әзерлекле туристлар булсын иде, дип җиткерде.
Выездное совещание на объектах острова-града Свияжск. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото: Михаил Фролов
Фото: prav.tatarstan.ru
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: