Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Минтимер Шәймиев: халык санын алу алдыннан татарларның бердәм булуы мөһим

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Милләт җыены»ның пленар утырышында катнашты. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ул Бөт...

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Милләт җыены»ның пленар утырышында катнашты. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ул Бөтенроссия халык санын алу алдыннан татарларның бердәм булуының мөһимлеге турында әйтте.
"Бердәм булмасак, без, татарлар, нәрсәгә омтылсак та, кыйблабыз булмас иде" - диде Дәүләт Киңәшчесе.
Бик авыр вакытлар булганын, туксанынчы еллар башына республикада нибары 23 мәчет калганын, искәртте Дәуләт киңәшчесе. 10 ел эчендә «Яңарыш» фонды кысаларында башкарылган эшләр турында искә төшерде.
«Киләсе елда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак. Әлеге вакыйгага әзерлек буенча комиссия эшли. Революция чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр шундый дәрәҗәгә җитүебезне күз алдына китерә аласызмы? Нинди генә корбаннар булмады. Эшләнәсе эшләр күп, әмма мөмкинчелекләр дә туып тора., алардан файдаланырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе үз чыгышында татар-башкорт мөнәсәбәтләре темасына да кагылды. "Мостай Кәримнең безгә эйткәне булды: татарлар һәм башкортлар - бер кошның ике канаты. Ике канат бертөрле какмаска да мөмкин. Тирәнрәк уйларга кирәк барыбызга да", - диде ул.
«Бер дин тотабыз, телләребез якын, безгә бердәмлек кирәк. Башкорт белән татар үзенчәлекләре, нечкәлекләрен белергә кирәк. Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк. Без эшли, булдыра беләбез, безгә киләчәктә тагын да яхшырак эшләргә, үзебезне көчле халык итеп күрсәтергә кирәк» — диде Минтимер Шәймиев.
"Тарихта нинди эз калдырганыбыз - бу инде билгеле. Әгәр бергә эшләсәк, килешеп, уртак тел табып, абруебызны арттырачакбыз, ә юк икән, моңа сөенүчеләр күп булачак», — дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: