Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына баргач чигү остасы Фәрүсә Юмаева белән таныштык

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына баргач чигү остасы Фәрүсә Юмаева белән таныштык

Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбендә китапханәче булып эшләүче бу ханым, чигү белән ныклап торып өч-дүрт ел элек кенә шөгыльләнә башлаган һәм инде бу өлкәдә танылырга да өлгергән.

16 апреля 2024

 “Татарстан Республикасының чиккән картасы” акциясе кысаларында Минзәлә районы картасын чиктем,- ди Фәрүсә. – Билгеләнгән вакытка сыешу өчен иртәнге өчтә торып, кичке тугызга кадәр эшләдем. Бу хезмәтемне нык бәяләделәр, район тарихында минем дә эзем кала. Туганнар, гаиләм дә минем өчен куанды. Фәрүсә Юмаева Югары Тәкермәнгә килен булып төшкән. Кияүгә чыкканчы Чаллы шәһәренең бер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Җәмәгате белән бүген ике кыз тәрбияләп үстерә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: