Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Традицияләрнең буыннан-буынга күчүе һәм Россия тарихын хөрмәт итү Ватан сакчыларының төрле буыннары өчен мөһим үзенчәлек булып тора. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле...

Традицияләрнең буыннан-буынга күчүе һәм Россия тарихын хөрмәт итү Ватан сакчыларының төрле буыннары өчен мөһим үзенчәлек булып тора. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич шул хакта хәбәр итте.
Ул искәртеп үткәнчә, кулларына корал тотып илне саклаган кешеләр Россия тарихында җәмгыятебездә дан һәм хөрмәт казанды.
«Аларның кылган батырлыклары тарих дәреслекләренә язылган, шәһәр мәйданнары һәм урамнары аларның исемен йөртә, фамилияләре мәңгелеккә Россия Армиясе частьләре һәм берләшмәләренең шәхси составы исемлегенә кертелгән», - дип белдерде Михаил Бабич.
Ул ветераннарга һәм Ватанны саклаучыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм зур уңышлар теләде.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: