Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мөфти - Иҗтимагый палатада: “Нәзарәт Россиядә мәхәлләләр саны буенча - икенче урында”

Чара Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды һәм аны Татарстан Иҗтимагый палатасы оештырды. Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мөселман галимнәренең Бөтендөнья Шур...


Чара Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды һәм аны Татарстан Иҗтимагый палатасы оештырды.


Мөфти - Иҗтимагый палатада: “Нәзарәт Россиядә мәхәлләләр саны буенча - икенче урында”







Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мөселман галимнәренең Бөтендөнья Шурасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иҗтимагый юнәлешле үз хисабына яшәүче оешмаларның IV Республикакүләм форумы алдыннан узган “Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятьләре институтларының иң уңышлы тәҗрибәләре” секциясендә чыгыш ясады. Чара Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды һәм аны Татарстан Иҗтимагый палатасы оештырды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.





Докладта хәзрәт дини традицияләрне һәм Россия мөселманнары мирасын торгызу юлында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Оешкан вакытта Татарстан Республикасы каршына төп бурыч итеп дини оешмаларны берләштерү, аларның эшчәнлеген Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сөннәтенә, имам Әбү Хәнифә юнәлешенә нигезләп, бердәй кануни үрнәккә китерү игълан ителә, - дип җиткерде мөфти хәзрәтләре. - Хәзер республикада бердәм һәм бердәнбер булуы мөфтиятне Россиянең башка төбәкләреннән уңай яктан аерып тора. Чирек гасыр эчендә нәзарәт 1500дән артык мәчетне һәм аларда хезмәт итүче шуның кадәрле үк имамнарны үзенең канаты астына туплый. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә мәхәлләләр саны буенча икенче урынны били”.
Алга таба чирек гасырлык эшчәнлек турында сөйләп, Камил хәзрәт бүген Нәзарәтнең иң нәтиҗәле төбәк мөфтияте юнәлешендә торуын әйтте. “Мөфтиятебез җәмгыятьтә динара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлеккә ирешү, Татарстан Республикасы мөселманнарына законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырта алуын ныклы рәвештә раслады”, - дип белдерде мөфти. Ул шулай ук Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен дәүләт органнарына, Татарстан Иҗтимагый палатасына, Татарстан халыклары Ассамблеясына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Митрополиясе һәм Казан яһүдиләр җәмгыятенә тирән рәхмәтен белдерде.
"Татар-информ"
Фото: dumrt.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: