Мордовиядә «Җиңү көне» җырын рус, мокша һәм эрзә телендә башкардылар
Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды....
Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды. Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.
https://www.youtube.com/watch?v=x7gCjWdDhxM&feature=emb_logo
Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, танылган артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокша һәм эрзә телләрендә «Җиңү көне» җырын башкарды. Эстафета акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды.
Добавить комментарий