Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мөселман яшьләренә гаилә кыйммәтләре турында лекция укыдылар

Казан (Идел буе) федераль университетының ислам һәм исламчылыкны үстерү буенча ресурс үзәге теләге булганнарны ел саен «Мәхәллә 2.3» мөселман лидерлык мәктәбенә җыя. Быел ул Казанда 21-24 ноябрь көннә...

Казан (Идел буе) федераль университетының ислам һәм исламчылыкны үстерү буенча ресурс үзәге теләге булганнарны ел саен «Мәхәллә 2.3» мөселман лидерлык мәктәбенә җыя. Быел ул Казанда 21-24 ноябрь көннәрендә уза.
«Мәктәпнең елдан-ел үз фәлсәфәсе үзгәрешсез кала – актив мөселман яшьләренең иҗтимагый файдалы мөмкинлекләрен ачу һәм аларга юнәлеш күрсәтү. Моңа мәгълүмати киңлек, ислам буенча белемне арттыру, мөселманнарның социаль инфраструктурасына игътибар итү, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү кебек эшләр керә», – ди оештыручылар.
Семинар
Мәгълүмат өчен: өч ел дәвамында тормышка ашырылып килә торган проект "Мәхәллә"нең Россия мөселман җәмәгатьчелегенә актуаль проблемаларны чишүдә, аралашу өчен уңышлы коммуникацияле мәйданчык булуын исбатлады. Ә мөселман җәмәгатьчелегенең тулаем картинасын булдыру максатыннан, эксперт буларак танылган дин эшлеклеләре, шәрык фәне, ислам дине буенча галимнәр, журналистлар, психологлар чакырыла.
Бүген мәктәп үз эшчәнлеген мөселман яшьләре өчен гаилә кыйммәтләренә багышланган лекция белән башлап җибәрде. Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узган лекцияне катнашучылар ике төркемгә – хатын-кызлар һәм ир-атларга бүленеп тыңлады.
Гаилә кору, андагы проблемалар, балалар тәрбияләү, гаиләне саклап калу кебек мәсьәләләр буенча ир-атлар арасында практик-психолог Ирек Мукиев чыгыш ясады.
Семинар
«Бүген мөселман гаиләләре дә психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин гаилә таркалыр хәлгә килеп җиткәч. Шуңа да бүгенге лекцияне әлеге темага багышлау гаять зур әһәмияткә ия. Без мөселман җәмәгатьчелегенә гаилә корып яшәүдә психологларның роле зур булуын җиткерергә тиеш», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ирек Мукиев.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: