Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрит Мөхәммәтшин: Лихачев Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Василий Лихачевның Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә һәм аның демократик институтларын формалаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул Instagr...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Василий Лихачевның Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә һәм аның демократик институтларын формалаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип белдергән.
«Бүген кайгылы хәбәр килде. Коллегабыз, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге танылган сәясәтче Василий Лихачев вафат булган.Ул Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, демократик институтларның формалашуына зур өлеш кертте. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ТР Дәүләт Советының элеккеге җитәкчесе белән хушлашу мәрасимеиртәгә, 9 апрельдә, Мәскәүдә узачак. Дәүләт эшлеклесен Казанда җирләячәкләр.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: