Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мультимедиа паркындагы күргәзмәдә казанлылар Россиянең гадәти булмаган почмакларын күрәчәк

25-нче декабрьдә Казанда Мәскәү фотографы Александр Сухаревның «Россия зур (һәм мине анда табып булмый)» күргәзмәсе ачыла.26 залда урнашкан 133 проекцион экранда Россиянең Калининградтан Сахалинга кад...

25-нче декабрьдә Казанда Мәскәү фотографы Александр Сухаревның «Россия зур (һәм мине анда табып булмый)» күргәзмәсе ачыла.
26 залда урнашкан 133 проекцион экранда Россиянең Калининградтан Сахалинга кадәр барып җитүе авыр булган, гадәти булмаган һәм туристлар йөрмәгән урыннарының фотосурәтләре һәм видеолары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында илнең табигый байлыклары, борынгы корылмалар, бистәләр һәм «өрәк-шәһәрләр» бар. Күргәзмә Россия турында күбрәк белергә һәм һәр төбәктә нинди үзенчәлекле урыннар барлыгын күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Фотографияләр һәм видеолар бу елның җәендә һәм көзендә Александр Сухаревның ил буйлап сәфәре вакытында ясалган.
«Россия - минем тарих» мультимедиа паркында 1-нче номерлы павильонда күргәзмәне ачу 25-нче декабрь 18.30 сәгатьтә булачак. Экспозициягә 26-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Күргәзмәгә керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: