Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Муса Җәлил юбилее уңаеннан «Йөрәгем синең яныңда тибә...» открыткалар җыентыгы чыкты

Муса Җәлил юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее «Йөрәгем синең яныңда тибә…» открыткалар җыентыгын 100 данә белән чыгарды.«Мусаның тормышны яратуын, аның яхшы гаилә башлыгы һәм мөлаем ке...

Муса Җәлил юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее «Йөрәгем синең яныңда тибә…» открыткалар җыентыгын 100 данә белән чыгарды.
«Мусаның тормышны яратуын, аның яхшы гаилә башлыгы һәм мөлаем кеше булуын күрсәтергә теләдек. Бу открыткалардагы фотоларны безгә Муса Җәлилнең гаиләсе тәкъдим иткәне иде», — диде Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.
Алиса Вяткина быел «Моабит дәфтәрләре»нең музейга бирелүенә дә 55 ел тулуын искә төшереп үтте. «1966 елның 16 мартында Әминә ханым Сәйфуллина ТАССР Президиумы аша безгә саклануга „Моабит дәфтәрләре“ н тапшырган иде», — диде ул.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сүзләренчә, Муса Җәлил исеме, тарихы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. «Кичә Нижневартовск шәһәрендә киңәшмә узган иде. Анда да Муса Җәлилнең бюсты бар», — диде ул.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: