Наилә Нәҗипова белән Рамил Вәҗиев – елның иң яхшы артистлары
Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде.Республиканың ике дәүләт театры – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры – “Тант...
Шунысы игътибарга лаек, башка номинацияләр буенча төрле фаразлаулар булса да, Әлмәт театры артисты Наилә Нәҗипованың быел “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә лауреат булуын һәркем табигый һәм көтелгән вакыйга буларак кабул итте. Әлмәт театрының “Тантана” премиясенә тәкъдим ителгән “Син кайда идең?” (“Земля Эльзы”, Я.Пулинович) спектаклендә (режиссеры – Илгиз Зәйниев) Наилә 76 яшьлек Эльза ролен башкарып, театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алган иде инде.Спектакль Наилә Нәҗипованың 50 яшьлегенә куелды.
Сәхнәдән Наилә Нәҗипова театр җитәкчелегенә, үз укытучысы Фәрит Бикчәнтәевкә һәм спектакльдәге партнеры Камил Вәлиевкә рәхмәтләрен җиткерде.
Әлмәт театрыннан икенче лауреат, “Дебют” номинациясендә җиңүче – Диләрә Ибәтуллина. Ул Әлмәт театрында куелган “Кибет” спектаклендә (О.Жанайдаров) Карлыгач ролен башкарып, тамашачының һәм театр белгечләренең югары бәясен алган иде.
Шулай итеп, бу сезонда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы артист – Рамил Вәҗиев, иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы актриса – Наилә Нәҗипова булды.
«Татар-информ»
Добавить комментарий