Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның Галиев мәчетендә узачак намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проектында намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.«Ислам. Беренче адымнар» проекты 26 октябрьдә кабат үз...

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проектында намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты 26 октябрьдә кабат үз эшен башлап җибәрә. Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.
Проектта катнашу өчен гариза язучыларның иң яшенә - 19, иң өлкәненә – 82 яшь. Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала.
Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: