Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ноябрьдә Казанның җәмәгать транспортында 5,8 меңнән артык битлексез пассажирны ачыклаганнар

Казанның җәмәгать транспортында ноябрьнең 15 көнендә 5844 битлексез пассажир ачыкланды. Бу хакта үзенең рәсми Telegram-каналында шәһәр транспорт комитеты хәбәр итә.Ноябрьнең 15 көнендә 3882 берәмлек җ...

Казанның җәмәгать транспортында ноябрьнең 15 көнендә 5844 битлексез пассажир ачыкланды. Бу хакта үзенең рәсми Telegram-каналында шәһәр транспорт комитеты хәбәр итә.
Ноябрьнең 15 көнендә 3882 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Тикшерү 95 контроль ноктада узды. Башкарылган кисәтүләрдән соң пассажирларның күбесе битлек киделәр. Шул ук вакытта 140 кеше, шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, транспорттан китәргә мәҗбүр булды.
Тикшерүләрне Транспорт комитеты, «пассажирлар йөртүне оештыручы» МКУ һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрә.
22 ноябрьдән республикада җәмәгать транспортына коронавирустан вакцина ясау фактын раслаучы QR-код яки күчерелгән авыру турында сертификат ияләре булган пассажирлар гына керә ала.
Казанның " Метроэлектротранс» предприятиесе метро станцияләрендә пассажирларның QR-кодларын булуын тикшерәчәк контролерлар җыелуын игълан итте
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм коронавирустан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: