Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Баулы районында «Нур» мәчете ачылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң ерак мөхтәсибәтләрнең берсендә, Баулы районында чуваш авылы Потапово-Тумбарлада «Нур» мәчетен ачты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң ерак мөхтәсибәтләрнең берсендә, Баулы районында чуваш авылы Потапово-Тумбарлада «Нур» мәчетен ачты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баулы районында «Нур» мәчете ачылды
Республика мөселманнары башлыгының вәгазьләрен тыңларга Потапово-Тумбарла халкы гына түгел, якын-тирә татар авылларында яшәүчеләр дә, шулай ук Лениногорск һәм Бөгелмә имамнары һәм кунаклар да җыелды. Мәчетне ачу тантанасында мөфти халыкны истәлекле көн - 922 елда 21 майда Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам кабул ителүе белән котлады.
Соңыннан Камил хәзрәт Потапово-Тумбарла авылында яңа мәчет торгызуда күрсәткән тырышлыгы өчен Дәүләтҗан Ярмөхәммәтовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Баулы районында «Нур» мәчете уникенче мәчет булды. Зур булмаса да, ул җирле мөселманнар өчен күптән көтелгән бүләк иде. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов ачылу тантанасында шатлыклары белән уртаклашырга ашыкты: Баулыда бүгенге көндә тагын 3 мәчет төзелә.
Моннан тыш, Потапово-Тумбарла авылы мәчете быел Татарстанда Рамазан аенда ачылган өченче мәчет булган инде. 11 май көнне Актанышта «Наил» мәчете ачылды, 17 май көнне Нурлатта «Миңлегөл» мәчете үз ишекләрен ачты.
Тантана тәмамланганнан соң шәһәр кунаклары район ифтарына юнәлделәр.

Фото: dumrt.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: