Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Нурлат беренче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде

Нурлат районы Татарстанда беренче булып 32,2 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде. Районда тулаем җыелган ашлык күләме 103,5 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарын...

Нурлат районы Татарстанда беренче булып 32,2 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде. Районда тулаем җыелган ашлык күләме 103,5 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 32,2 центнер булды. Бу республика буенча уртача күләмнән 2 центнерга артык. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада бөртекле культуралар 1 млн гектардан артык мәйданда җыелды, бу барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә.
Күпчелек районнарда урып-җыю эшләре югары темпларда бара. Апас районында да бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелып бетүгә таба бара, анда бу культуралар 95 процент мәйданда җыелган. Ютазы районында бу күрсәткеч – 88 процент. Буа районында – 87, Әлки районында – 86 һәм Кайбыч районында 89 процент.
Уртача уңыш буенча лидер булып Зәй районы (бер гектардан 42 центнер) бара, аннан кала - Лениногорск һәм Сарман районнары (40 центнер).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча 3 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 105 мең гектар мәйданда җыелган, бу барлык урып-җыю мәйданының 78 процентын тәшкил итә. Шушы көнгә 3 млн 338 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - гектарыннан 30,2 центнер.
Республика районнарында көзге культуралар чәчү бара. Чәчү 363,1 мең гектар мәйданда башкарылган, планлаштырылган мәйдан - 541,3 мең гектар. Чәчү буенча Саба, Зәй һәм Әтнә районнары алда бара, аларда планлаштырылган мәйданның 90 процентка якыны чәчелгән.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: