Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залында «Объективта – әни» дигән күргәзмә ачылачак

22 ноябрь көнне сәгать 15.00дә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залында «Объективта – әни» дигән күргәзмә ачылачак. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызл...

22 ноябрь көнне сәгать 15.00дә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залында «Объективта – әни» дигән күргәзмә ачылачак. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызлары»  иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Ул ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне уңае белән оештырыла. Проектның партнеры - "Inwells” ҖЧҖ генераль директоры Радик Даешев.
Бер ел элек, журналның редколлегия утырышы вакытында, Казан фоторәссамы Әлфия Бикмөхәммәтованың «Рәссам сәхифәсе»ндә дөнья күргән эшләре турында сүз чыкты. Аның һәрбер фотосы туган ягына, аның кешеләренә ярату, мәхәббәт белән сугарылган. Ак яулыклы апаларга – Әниләргә багышланган сериясе бигрәк тә аерылып тора. «Ә бит бөтен Әниләр дә шушылай итеп зурлауга лаек», – дип уйладык без. Проект шулай туды.
Журнал укучыларыбыз бу тәкъдимне хуплап каршы алды.
Бәйгедә катнашу өчен ел дәвамында иллегә якын эш килде. Журналның укучылары бөтен дөнья буйлап таралган: фотоконкурста катнашырга теләк белдергән авторларыбызның берсе хәтта Франциядә, Парижның үзендә яши.
Фотоконкурска килгән эшләрнең иң уңышлылары ел буе журнал битләрендә дөнья күрде.
Октябрь ахырында конкурска эшләр кабул итү төгәлләнде һәм бәйге «Сөембикә» журналының сайтына күчте. Сайтны укучылар ай дәвамында үз күңелләренә хуш килгән фотосурәтләр өчен тавыш бирде. Фотоконкурсның ике җиңүчесен, сайтта барган тавыш бирү нәтиҗәләрен дә искә алып, жюри әгъзалары ачыклады. Ә өченче урын – сайтта бирелгән тавышлар нәтиҗәсе.
Бәйгенең шартлары буенча, иң уңышлы эшләрдән «Казан Кремле» музей-тыюлыгында күргәзмә оештыру да бар иде. Бүген бу күргәзмәдә 32 фото тәкъдим ителә.
...Фоторәсемнәрдәге Әниләр төрле. Кемдер әле яңа Әни булган – тәүге сабыен кулга алган, икенче Әниләр янәшәсендә буй җиткән ул-кызлары басып тора, өченче  фотода – балаларын таратып бетереп төп нигездә ялгыз калган Ана сурәтләнгән. Көләч, бәхетле, уйчан, моңсу, сагышлы, гамьле... Алар бар да Күкләр биргән иң зур вазыйфаны үтәгән – бала тудырган затлар. Юкка гына экспозициябезгә эпиграф итеп XX гасырның олы галиме Ризаэддин Фәхретдиннең: «Ана булу – бөек бер нигъмәт-муллык вә тиңдәше булмаган бер хөрмәттер», – дигән сүзләрен алмадык. «Объективта – әни» күргәзмәсе  «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» экспозициясенең матур бер өлеше булып килеп керде.
 
 «Сөембикә» журналы 1913 елның октябрь аенда Казанда татар телендә нәшер ителә башлый. 1926–1991 елларда ул «Азат хатын» исеме белән дөнья күрә. Инде менә бер гасырдан артык «Сөембикә» бөтен татар хатын-кызларының яраткан басмасы санала. Гаилә һәм тормыш кыйммәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү серләре, гыйбрәтле язмышлар турында яза ул.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: