Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Олег Морозов: Татарстан кытайларны инвестицияләр салу шартлары белән сокландырды

Сәясәтче сүзләренчә, Кытай бизнесы Татарстан белән кызыксына.Татарстаннан Федерация Советындагы сенатор Олег Морозов Кытайдан инвестицияләр җәлеп итү буенча республиканың яхшы перспективалары бар дип...

Сәясәтче сүзләренчә, Кытай бизнесы Татарстан белән кызыксына.



«Форумның икътисадка кагылышлы өлеше миңа кызыклы тоелды, чөнки кытай ягы, минем карашка, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен үзләренең фантастик мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Татарстан, минемчә, үз чиратында кытайларны инвестицияләрне җәлеп итү һәм кытай инвесторларына тәкъдим теләчәк шартлар белән сокландырды. Бездә, шул исәптән махсус икътисади зонада да, Кытай предприятиеләре инде эшли. Президентның Кытай вәкилләре белән (шул исәптән бизнестан да) кичәге очрашу нәтиҗәләрен беләм, анда зур кызыксыну булды һәм килешүләр дә төзелде диярлек. Шуңа күрә сәясәт сәясәт белән, әмма миңа калса, биредә реаль инвестицияләр алу һәм реаль проектларны үстерү потенциалы зур», — дип җиткерде Олег Морозов.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: