Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Арбузов премиясенә Россия Фәннәр академиясе химигы Олег Синяшин лаек булды

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин 2019 ел өчен фосфор-органик химия өлкәсендә Арбузов премиясенә лаек булды. Премияне тапшыру тантанасы ТР Фәннәр академиясендә узды.Бүлә...

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин 2019 ел өчен фосфор-органик химия өлкәсендә Арбузов премиясенә лаек булды. Премияне тапшыру тантанасы ТР Фәннәр академиясендә узды.
Бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды һәм Синяшинны республика Хөкүмәте исеменнән тәбрик итте.
«Без быел фосфор-органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясенең якташыбыз, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры, академик Олег Герольдович Синяшинга тапшырылуына чиксез шатбыз. Сезнең казанышыгыз – киеренке хезмәт, фәнни эзләнүләр һәм өзлексез тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсе. Сезнең уңышларыгыз һәм фән үсешенә керткән өлешегез белән горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры Алексей Песошин лауреатка.
Олег Синяшин – Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле. Ул инде 10 елдан артык Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген җитәкли. Синяшинның фәнни мәкаләләре һәм патентларының төп темалары органик химия, фосфор-органик кушылмалар химиясе һәм органик электросинтезга кагыла.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: