Олег Табаковны соңгы юлга озатырга Владимир Путин да килде
Россия Президенты Владимир Путин СССРның халык артисты Олег Табаков белән хушлашу чарасына килде, дип яза «Газета.Ru».Россия дәүләте башлыгы Табаков табутына чәчәкләр куйды, шуннан соң артистның туган...
Россия дәүләте башлыгы Табаков табутына чәчәкләр куйды, шуннан соң артистның туганнары янына килеп, аларның тирән кайгысын уртаклашты.
Чехов исемендәге Мәскәү художество театрында актер белән хушлашу мәрасиме иртәнге 9дан бирле дәвам итә. Артистны соңгы юлга озатырга берничә мең кеше килде. Гадәттә ике сәгать бара торган матәм чарасы инде дүрт сәгатьтән артык дәвам итә. Артистны соңгы тапкыр күреп калырга теләгән кешеләр иртәнге 7дә үк театр ишеге төбендә чиратка басты.
Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр арасында актерлар Валентин Гафт, Ольга Остроумова, Федор Бондарчук, Вениамин Смехов, Рената Литвинова, Дарья Мороз, Игорь Верник, оборона министры Сергей Шойгу, Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко, вице-мэр Леонид Печатников, «Беренче канал»ның генераль директоры Константин Эрнст һ.б. бар иде.
«Татар-информ»
Добавить комментарий