Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җомга көннәре мөбарәк булсын, дуслар!

Җомга көннәре мөбарәк булсын, дуслар!

Саулык-сөенеч белән яшәргә язсын. Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче Гайниҗамал апа Дәүләтгәрәева да безгә әнә шундый изге теләкләрен юллады.

15 апреля 2024

Гайниҗамал апага май аенда 101 яшь тула. Әбекәй ялгызы яши, кияүгә чыкмаган, балалары булмаган. Төп йорттан китмичә, әти-әнисен караган. Һаман да кышын кар көри, җәен бакчасында печән чаба. Ай дәвамында уразасын да калдырмаган. Иң гаҗәбе – хәтере бик яхшы.


- Бертуганнарымның барысы да үлеп бетте инде, дүрт бала идек, иң олысы мин,- ди әбекәй. – Әтинең хәер-догасы мине яшәтә дип уйлыйм. Әти соңыннан сукырайды, саңгырауланды. Аны бик тәрбияләдем. “Кызым, мин сиңа гел дога кылып утырам, рәхмәт. Рәхәт яшәрсең”,- ди иде ул. Әнине дә шулай кадерләп соңгы юлга озаттым. Ул туксан сигез яшькә кадәр яшәде. Аннары минем янга Түбән Тәкермәндәге сеңлем күченеп килде, җиде ел элек ул да мәрхүм булды. Менә шулай бөтен гаиләне барлап, зурлап соңгы юлга озатырга миңа насыйп иткән. Моның өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт укыйм.
Гайниҗамал апа Дәүләтгәрәеваның гыйбрәтле язмышы турында журналыбызның апрель саныннан укый алачаксыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: