Җомга мөбарәк булсын. Рамазан аеның да яртысы бетте, тоткан уразаларыбыз кабул булсын
Соңгы елларда бер күркәм гадәт барлыкка килде – күмәк ифтарлар уза. Аны аерым кешеләр, зур оешмалар да үткәрә.
06 март 2026
Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте дә ифтар мәҗлесе үткәрде. Ул быел үзенчәлеклерәк - хәйрияче Әсгать Галимҗановны искә алу кичәсе буларак та оештырылды. Хәйрияче тумышы белән Апас районының Болын-Балыкчы авылыннан. Исән чагында ул туган ягына бик еш кайтып йөри ул. Хәтта үзенә дип салган йортын балалар бакчасы итәргә рөхсәт бирә. Әсгать абый 2006 елда Болын-Балыкчы мәктәбенә 26 урынга исәпләнгән ПАЗ автобусы бүләк итә. Туган авылындагы мәчетне төзекләндерүгә дә 10 мең сум акча күчерә. Ә ул чорда әлеге суммага бер “Волга” машинасы алып була. Кыскасы, Әсгать абый туган ягы өчен дә изге эшләр башкарган кеше.
-Районыбыз талантлы кешеләргә бай, - диде ифтарга килгән Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин. – Әмма Әсгать Галимҗанов арада иң үзенчәлеклесе – гомерен изгелек кылуга багышлаган кеше. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәриповичка рәхмәт, Кремль яныннан: “Әнә, безнең Әсгать абыйга һәйкәл тора”,- дип горурланып узам. Бу чынлап та зур дәрәҗә. Алга таба да Россия күләмендә танылган бу хәйрияченең, изге җанның исеме онытылмас дип ышанам.
“Апас” якташлык җәмгыяте бишенче тапкыр шулай зурлап ифтар уздыра. Аның иганәчеләре ел саен төрле – ир-атлар үзара килешеп эшли.
-Быелгы ифтарыбыз тагын да матуррак кебек тоела,- диде “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев. – Бүген көне буе хәйрияче Әсгать аганы искә алабыз. Чынлап та гаҗәп кеше иде ул, кабатланмас. Якташлык җәмгыятенә дә килеп йөрде. Бүген менә яшьләр дә аның турында күпме яңа мәгълүмат белде, димәк, Әсгать абыйның исеме онытылмаячак. Бүген безнең арада “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бар. Хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Ифтар мәҗлесендә Апас районының яңа сайланган мөхтәсибе – Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов бик матур итеп Коръән укыды, вәгазь сөйләде.
Добавить комментарий