Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Онытылмаслык җәйге кичләр...

Онытылмаслык җәйге кичләр...

Хәерле көн, дуслар! Яңа эш атнасы уңышлы узсын. Ялларда Тукай районының Яңа Бүләк авылында әнә ничек кич утырганнар. Редакциябезнең дусты, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова шул турыда бәйнә-бәйнә язып та җибәрде:

16 июня 2025

“Өлкән һәм урта буын вәкилләре исендә матур истәлекләр калдырган капка төпләренә игътибар кимеп бара кебек. Яңа Бүләк мәдәният йортының “Илһам” фольклор коллективы белән киңәштек тә, “Авылымның капка төбе” кичке уенын үткәрергә уйладык. Һәм авылыбызның фельдшер- акушерлык пункты җитәкчесе Минзилә Салахованың капка төбенә җыелдык. 1981 елда ул тугыз балалы Салаховлар гаиләсенә төп йортка килен булып төшеп, җәмәгате Хәмзә абый белән үрнәк гомер кичерделәр. Берсеннән-берсе акыллы балалар үстерделәр. Минзилә апа төп йорт килене буларак барлык туганнарын якын күреп, ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп озатып кала.  Кайнанасы Хәтирә әбекәйнең 95 яшенә кадәр тәрбияләп, бәхиллеген алып калды. Менә шундый үрнәк, авылдашларыбызга һәрдаим ярдәм итеп яшәүче гаиләнең капка төбенә җыелышып, рәхәтләнеп гармун моңнарына уралып, җырчыларыбыз Кифая Вәлиева ( ул да шушы йорт кызы, Салаховларның 9 баласының берсе), Фирдәвис Идрисов, Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновлар, Сәлмән Әхмәтҗанов, Гөлия Мингазетдинова ( Гөлия дә шушы йортта үскән Флера ханымның кызы), биюче Флюра Салахова ( Флюра да шушы нәсел килене), шулай ук  Казаннан кайткан кунак егетебез Марсель Баһавиевның курайда татар көйләрен матур итеп уйнавына сокланып утырдык. Таулык һәм Теләнче Тамак авылларыннан килгән гармунчы дусларыбызның җыр- биюләренә сокланып рәхәтләнеп күңел ачтык капка төбендә! Ә соңыннан йорт хуҗалары һәм авылдашларның күчтәнәчләре белән сыйландык, мәтрүшкәле чәйләр эчтек. Кунакчыл һәм якты йөзле, эчкерсез булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә, авылдашлар!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера