Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Өйгә ашамлыклар яки дарулар китертү өчен волонтерларга мөрәҗәгать итеп булачак

Беренче ноябрьдән, өйгә азык-төлек яки дарулар китертүне сорап, волонтерларга мөрәҗәгать итеп булачак.«Беренче ноябрьдән „Без бергә“ Бөтенроссия акциясе башлана. Шул юнәлештә биш меңнән артык волонтер...

Беренче ноябрьдән, өйгә азык-төлек яки дарулар китертүне сорап, волонтерларга мөрәҗәгать итеп булачак.
«Беренче ноябрьдән „Без бергә“ Бөтенроссия акциясе башлана. Шул юнәлештә биш меңнән артык волонтер катнашачак. Нигездә „Молодежка ОНФ“ оешмасы һәм медицина волонтерлары төркеме ярдәм итәчәк. Өйгә азык-төлек яки дарулар китерергә кирәк булса, шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җанисәп волонтерлары белән очрашуда.
Мөрәҗәгать белән 8 800 234 11 номерына шалтыратырга кирәк. Шулай ук волонтер булырга теләгән кешеләр дә шул номерга шалтыратып, гариза калдыра ала.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-10-2021/yg-azyk-t-lek-yaki-daru-kitert-chen-volonterlarga-m-r-gat-itep-bulachak-5842152

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: