Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Паралимпиада-2018 призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды

Пхенчхандагы кышкы Паралимпиада-2018 көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды. Казан Кремлендә бүләкне аңа һәм тренерларына (Фәридә Сафиуллинага — “Фидакарь хе...

Паралимпиада-2018 призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды
Пхенчхандагы кышкы Паралимпиада-2018 көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды. Казан Кремлендә бүләкне аңа һәм тренерларына (Фәридә Сафиуллинага — “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Ирина Поляковага — Татарстан Президенты Рәхмәте) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстан Президенты өч паралимпия медале — бу әһәмиятле нәтиҗә, дип билгеләп үтте һәм Марта Зәйнуллинага республиканы лаеклы тәкъдим итә алганы өчен рәхмәт белдерде. “Уеннар барышын, сезнең чыгышларны бөтен Татарстан зур игътибар белән күзәтте”, — дип җиткерде Президент.
Марта Зәйнуллина җавап сүзендә үзенең рәхмәт хисләрен җиңүгә омтылыш тәрбияләгән тренерларына һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган туганнарына юллады.
“Татар-информ”

Фото: president.tatarstan.ru



 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: