“Печән базары” гөрли!
Кичә Казанда “Печән базары” шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале старт алды. Быел ул инде 13 нче тапкыр оештырыла һәм беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк: 26-29 август көннәрендә уза. Гадәттәгечә, төп мәйданчык булып Кабан күле яр буендагы Иске Татар бистәсе мәйданы тора.
Быел фестиваль татар йортының традицион көнкүрешенә һәм аның заманча бизәлешенә багышлана. Шуңа күрә ассортимент та идеяне чагылдыра: киштәләрдә-агач эшләнмәләр, кулдан эшләнгән керамик савытлар, чигүле ашъяулыклар, өй өчен хуш исләр... Ярминкәдә 200гә якын оста катнаша, аларның күбесе Казанга беренче тапкыр килгән.
Программада күргәзмәләр, фильмнар күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар һәм башкалар бар. Калганын килеп үз күзләрегез белән күрегез, дуслар!
Добавить комментарий