Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Пенсияләр арта!

Пенсияләр арта!

Киләсе елдан эшләүчеләрнең акчасы тагын да артачак. 2026 елның 1 гыйнварыннан илдә картлык буенча иминият пенсиясе 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу – 2025 ел йомгаклары буенча фаразланган инфляция күләменнән зуррак, дип тә белгечләр. Киләсе елдан илдә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 27 мең сумлык чиккә җитәчәк.

29 декабрь 2025

Социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8 процентка артыр дип көтелә. Декабрьдә 80 яшен тутырган пенсионерларга, шулай ук I төркем инвалид алучыларның пенсияләре 10 мең сумга  артачак (1 гыйнвардан ул 9584 сум 69 тиен тәшкил итә).
Эшләүчеләргә дә сөенечле хәбәр бар. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 27 093 сум тәшкил итәчәк. Быел ул – 22 440 сум. “Бу 2024 елгы медиан хезмәт хакының (эшләүчеләрне ике тигез өлешкә бүлә торган күрсәткеч) 48 процентын тәшкил итә.
Киләсе елдан илдә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 27 мең сумга җитәчәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера