Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Пермь крае татар авылларының II "Үсеш ноктасы" икътисади җыены узачак

Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы” икътисади җыены икенче тапкыр узачак. Быел ул 29 мартта крайның Октябрьск бистәсендә үткәрелә.2017 елда беренче җыенны Кунгур районының Усть-Турка авылы каб...

Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы” икътисади җыены икенче тапкыр узачак. Быел ул 29 мартта крайның Октябрьск бистәсендә үткәрелә.


2017 елда беренче җыенны Кунгур районының Усть-Турка авылы кабул иткән иде. Җыенны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь крае татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы.


Форумда эшкуарлар һәм Пермь краендагы татар авылларында яшәүчеләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, авылда эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләрне арттыру, яшьләрне авылда эш белән тәэмин итү чараларын барлау кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә. Чөнки җыенның максаты – Пермь краенда татар авылларын саклау, аларда яшәү шартларын яхшырту. Шуңа күрә форумда эшкуарлар, хакимият вәкилләре дә, үз эшен ачарга теләгән авыл кешеләре дә катнашачак.


Форум кунакларын Октябрьск районындагы хуҗалыклар һәм социаль объектлар белән дә таныштырачаклар.


“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: