Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Песков QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту күздә тотылмавын әйтте

РФ Хөкүмәте коронавируска каршы прививка ясаткан һәм әлеге чирне кичергән кешеләр өчен QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскартуга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмады, дип белдерде Россия Президенты...

РФ Хөкүмәте коронавируска каршы прививка ясаткан һәм әлеге чирне кичергән кешеләр өчен QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскартуга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмады, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары элегрәк QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту турындагы мәгълүматны кире каккан иде. Әлеге министрлыкларның вәкилләре аларның коронавируска каршы прививка ясатканнан соң бер ел гамәлдә булачагын искәртте.
QR-кодларның гамәлдә булу вакыты үзгәрү техник эшләр белән бәйле. Ведомстволарда барлык кимчелекләр дә төзәтеләчәк, ә QR-кодлар яңадан торгызылачак дип ышандырдылар.
«Юк, әлеге уңайдан бернинди фикер алышулар да үткәрелми», - диде Песков вакцинация турындагы сертификатларның гамәлдә булу вакытын кыскартырга җыеналармы дигән сорауга җавап биреп.
Ул билгеләп үткәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталының платформасы даими рәвештә камилләштерелә һәм аның функционалы киңәйтелә. Бу исә кайчагында системада өзеклекләр китереп чыгарырга мөмкин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-11-2021/peskov-qr-kodlarny-gam-ld-bulu-vakytyn-kyskartu-k-zd-totylmavyn-ytte-5842697

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: