Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Владимир Путин Татарстан Премьер-министрын Мактау ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Бу турыдагы указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.«Хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы...

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Бу турыдагы указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен», — диелгән документта.
Шулай ук В. Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гамәви акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары - баш инженеры Наил Ибраһимов та Мактау ордены белән бүләкләнде.
Казан мэры Илсур Метшинга шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен өченче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәте өчен» ордены тапшырылган.
Казан федераль университетының Н. И.Лобачевский исемендәге лицееның гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укытучысы Сергей Михайлин үз өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Россиянең атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек булган.
Шулай ук «Татнефть» гамәви акционерлык җәмгыятенең ике хезмәткәре Александр Иванов һәм Рашат Солтановка «Россия атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» исеме бирелгән.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: