Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Песошин дәүләт иминлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россиянең иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өле...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россиянең иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илкүләм мәнфәгатьләрне һәм илнең иминлеген яклау, конституцион төзелешнең ныклыгын, Россиянең мөстәкыльлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау алар өчен изге һәм мактаулы бурыч булып тора», – диде ул.
«Батырлар үрнәгендә тәрбияләнгән Россиянең иминлек органнары хезмәткәрләре алдагы буыннар нигез салган традицияләрне киләчәктә дә арттырыр, ант һәм хезмәт бурычына тугрылык саклар, дип ышанам.
Иминлек органнары ветераннарына - аерым рәхмәт һәм тирән хөрмәт. Ватанга хезмәт итү үрнәге белән сез яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибә бирәсез, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәсез. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Киләчәктә дә сез илебезнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа җаваплы бурычларны уңышлы үтәрсез дип ышанам.
Чын күңелдән Ватанга хезмәт итүдә казанышлар һәм яңа уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим», диелә котлау текстында.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pesosin-daulat-iminlege-xezmatkarlaren-honari-bairamnare-belan-kotlady-5864531
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: