Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Песошин «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте йорты...

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Совещание по подготовке и празднованию 50-летия основания завода "КАМАЗ"
Киңәшмәдә катнашучылар юбилей датасына багышланган чаралар планы хакында фикер алышты. Аерым алганда, быел Чаллыда социаль, коммуналь һәм юл инфраструктурасын үстерүне дә кертеп, кайбер проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шулай ук «КАМАЗ» заводында корпоратив чаралар үткәрү (китаплар чыгару, ветераннарны хөрмәтләү һ.б.) планлаштырылган.
10 апрель көнне Чаллыга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак килер дип көтелә. Сәфәр кысаларында «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздыру күздә тотыла.
"Татар-информ"
Фото: tatarstan.ru

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: