Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Песошин Төрекмәнстан консулы белән очрашуда нефть чыгаруда хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр ит...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин Төрекмәнстанны Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Республикалар арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр актив үсеш кичерә, Татарстанның КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолет заводы кебек әйдәп баручы компанияләре Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлек итә.
Очрашуда продукция китерүне арттыру, нефть чыгару, газ транспортировкалау, фармацевтика һәм медицина, агросәнәгать комплексы һ.б. юнәлешләрдә ике яклы элемтәләрне алга таба ныгыту перспективалары хакында фикер алыштылар.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pesosin-torekmanstan-konsuly-belan-neft-cygaru-olkasendage-xezmattaslek-turynda-soilaste-5862008
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: