Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Плацкарт вагонның өстәге урыннарына билетны 40 процентлы ташлама белән алып була

Ташлама ерак юлларга йөрүче поездларда каралган.Ерак араларга йөрүче поезд пассажирларына плацкарт вагон билетларын 40 процентка кадәр ташлама белән тәкъдим итәләр.Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайт...

Ташлама ерак юлларга йөрүче поездларда каралган.


34-54нче номерлы плацкарт вагонның өске урыннардагы билетларга сату ачылган көннән юлга чыгар вакытка кадәр 40 процентлы ташлама каралган. 2-32 номерлы вагоннарга билетны, поезд юлга чыгарга 7 тәүлек кала алсаң, 20 процент ташлама бирәләр.
Горький тимер юлының матбугат хезмәте искәрткәнчә, ерак юлларга йөрүче поездларга билет юлга чыгарга 60 көн кала сатыла башлый.
Махсус тариф пассажир һәм балалардан торган төркемнәргә каралган ташлама белән кушылмый. Шулай ук балаларга сатыла торган билет ташламасы да монда керми.
Гамәлдәге махсус тарифлар белән бәйле тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары" ААҖ рәсми сайтында, "Пассажирларга" дип аталган бүлектә табарга була.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: