Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Президент фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада яхшы чыгыш ясавы белән тәбрик итте. Анда Татарстан спортчысы Владимир Морозов белән парлы шууда команда турнирында...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада яхшы чыгыш ясавы белән тәбрик итте. Анда Татарстан спортчысы Владимир Морозов белән парлы шууда команда турнирында көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Котлау телеграммасы шулай ук фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Нина Мозерга һәм спортчының әнисе Татьяна Тарасовага адресланган.
«Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирында көмеш медальгә лаек булуыгыз уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Татарстанлылар парлы шууда Владимир Морозов белән бергә чыгыш ясаган безнең талантлы якташыбыз Евгения Тарасованың да уртак эшкә үзеннән мөһим өлеш кертүенә бик шат. Евгения һәм Владимирга, аларның тренеры Нина Михайловна Мозерга алга таба да уңышлар теләп калам», - диелә Татарстан Президенты котлавында.
«Без сезнең өчен җан атабыз, сезнең көчегезгә һәм җиңүләрегезгә ышанабыз!» - дип сүзен йомгаклады Татарстан лидеры.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: