Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Президент Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездын уздыру указын имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездын уздыру турында указга кул куйды, шулай ук чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын раслады. Бу...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездын уздыру турында указга кул куйды, шулай ук чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын раслады. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Оештыру комитеты составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе - оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе - оештыру комитеты рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе - оештыру комитеты рәисе урынбасары Шамил Гафаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – оештыру комитеты рәисе урынбасары Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар кергән.
Әлеге состав Татарстан Республикасы Президентының 5 июльдә имзаланган указы белән расланган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: