Приставлар «Казан» аэропорты пассажирларына бурычлары турында белешмә бирәчәк
Суд приставлары «Казан» аэропорты пассажирларына түләнмәгән бурычлары турында белергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары...
«Иртәгә 10.00 сәгатьтә «Казан» Халыкара аэропортында Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә суд приставларының «Үз бурычларың турында бел» дип аталган мәгълүмати акциясе узачак.
Суд приставлары теләгән кешегә әҗәтләре турында белешмә бирәчәк. Шулай ук бурычлар турында кайдан ничек белеп һәм түләп булуы, Россия чиген үтеп чыкканда нинди чикләүләр каралуы, җаваплылык турында сөйләячәк», - диде Лилия Хәлимова.
Татарстан приставларына тапшырылган башкарма эшләрнең күпчелеге - административ штрафлар, аларның саны 250 меңнән артык. Шул исәптән 200 меңе - кредит түләүләре һәм 165 меңе - салым бурычларына кагыла.
Добавить комментарий