Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Прививкадан соң COVID-19 кичерүчеләрнең сертификатларының калган вакыты гамәлдән чыгарылачак

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация үткәрү, прививкага яки кичерелгән авыруга каршы билгеләр булу турында сертификат формасы расланды. Тиешле докум...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация үткәрү, прививкага яки кичерелгән авыруга каршы билгеләр булу турында сертификат формасы расланды. Тиешле документ ведомство сайтында урнаштырылган.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясаганнан соң, QR-код ел дәвамында гамәлдә булачак, ә авыру кичергәннән соң - ярты ел дәвамында. Кеше вакцинациядән соң коронавирус авыруын кичергән очракта, аның вакцинация турындагы сертификаты гамәлдән чыгарылачак.
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм коронавирустан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.
Ил хөкүмәте Дәүләт Думасына транспортта, кибет һәм кафеларда QR-кодлар турында закон проектларын кертте. Парламентның түбән палатасы аларны декабрьдә карарга планлаштыра.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2021/privivkaly-keshe-kovid-bel-n-chirl-g-n-ochrakta-qr-kod-vakyty-gam-ld-n-chygaryla-5843249

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: