Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Пушкин картасы” – беренчеләр рәтендә!

Татарстан “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип табылды. Беренче яртыеллыкта гына республикада 341 меңнән артык кеше теркәлгән.

Платформада республиканың 401 мәдәният учреждениесе теркәлгән, аларда 51 меңнән артык чара урнаштырылган. -Бу проект безне үзгәрергә мәҗбүр итте. Ул безгә балаларыбызны һәм яшьләребезне яхшырак аңларга, иртәгә үк үз балаларын мәдәни үзәкләргә алып киләчәк һәм үзләре даими тамашачы булачак кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Шуңа күрә бу проект безнең киләчәгебезгә ышаныч тудыра, – дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Конкурс нәтиҗәләрен Россиянең Зур театрында – РФ Мәдәният министрлыгы премиясен тапшыру тантанасында игълан иттеләр. Узган ел “Пушкин картасы” белән 60 мең билет сатылган.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера