Путин 2018 елда Президентлыкка үз кандидатурасын кертүне әле хәл итмәгән
Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда Президентлыкка кандидатурасын кертү турында әле хәл итмәве турында белдерде. Ул бу хакта бүген "Россия энергетика атнасы" форумның пленар утырышында җиткерде...
"Мин әлегә кемгәдер каршы гына түгел, ә бөтенләй Президентлыкка үз кандидатурамны тәкъдим итү-итмәвемне хәл итмәдем", – диде ул.
Россия лидеры фикеренчә, дәүләт башлыгы постына дәгъва кылган төп кандидатлар үз программаларын декабрьдә тәкъдим итәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий