Владимир Путин: Илкүләм проектларның максатын яңадан карарга кирәк түгел
Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларның максатын яңадан карап чыгу кирәкми дип саный. Бу хакта ил башлыгы Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.«Бернәрсәне дә яңадан карарга...
Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларның максатын яңадан карап чыгу кирәкми дип саный. Бу хакта ил башлыгы Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бернәрсәне дә яңадан карарга кирәк түгел. Бүгенге тормышны анализларга кирәк. Ничек кенә булмасын, кайбер төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Әмма максатларны яңадан карарга кирәк түгел», — диде Путин. «Төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык кертелгән, әмма «аны тагын да көчәйтергә, детальләштерергә була», — ди ил башлыгы.
«Без элек, бу корал булмагач, алар белән эшләми идек. Дәүләт программалары булса да, алар аерыла иде. Бүген илкүләм проектлар максат формалаштыру белән бәйле. Аларга ирешү өчен конкрет ресурслар бүлеп бирелгән һәм инде кулланылышта булган шәхси җаваплылык кертелгән. Бу юнәлешләр буенча без алга барырга тиеш. Бер урында таптанып торабызмы әллә юкмы? Әлбәттә, беренче адымнан ук механизмнар булдырырга, норматив база кабул итәргә кирәк иде», — ди Путин.
«Илкүләм проект үз алдына куйган утыз сигез максатның егерме алтысы ирешелгән. Авария хәлендәге торактан күчерү кебек мөһим юнәлеш буенча бурычны быел үтәдек кенә түгел, ә аның үтәлешен өч тапкыр арттырдык», — ди ил башлыгы.
Татарстанда илкүләм проектларны чынга ашырыр өчен 2019-2021 елларда 42,3 млрд сум юнәлдереләчәк. Шул исәптән 31,9 млрд. сум — федераль бюджеттан һәм 10,4 млрд. сум — республика бюджетыннан. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Финанслар Министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде дип хәбәр итте.
"Татар-информ"
Добавить комментарий