Владимир Путин: Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр
Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Казан-Арена" стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу т...
"Ачык онытылмаслык тамаша булды бу. Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган, бай тарихлы һәм яшь шәһәр. Биредә гадел, намуслы көрәш, 60 тан артык ил вәкилләре, тамашачылар һәм канашучылар өчен дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган", - диде Путин.
"Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга!" - дип төгәлләде Илбашы чыгышын.
Путин чемпионат җиңүчеләре, призерларын тәбрикләде. "Рәхмәт барлык катнашучыларга, сез искиткеч техника һәм осталык күрсәттегез", - диде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий